- тыш
- I. 1. Берәр нәрсәнең өске, күзгә күренеп торган ягы; киресе: эч 2. Киемнең уң ягы, өске ягы; эчлек өстенә тегелгән тукыма. Мендәр, одеял һ. б. ш. әйберләргә кидерелә торган капчык сыман нәрсә; тышлык 3. Китап, дәфтәр һ. б. ш. ның өске ягына төпләнгән яки тегелгән катыргы, калын кәгазь һ. б. ; тышлык 4. Корылманың, бинаның тышкы ягындагы тирә-юнь, ачык һава тышта салкын 5. күч. Корылманың, бинаның тышкы ягындагы тормыш тышта нинди хәбәрләр йөри 6. Килеш-килбәт, хисләр чагылышы буларак чырай, йөз шатлыгы тышка бәреп чыккан 7. Нин. б. чикнең, чикләнгән нәрсәнең аргы, икенче ягындагы урын койма тышында 8. с. Тышкы. ТЫШ ТҮГЕЛ – диал. 1) Берәр нәрсә эшләргә исәбе юк түгел 2) Нигезсез түгел. ТЫШКА ЧЫГУ – Табигый хаҗәтне үтәү. II. ТЫШ – бәйл. (исем яки алмашлыкларның чыгыш киленендә килүләрен таләп итә) 1. Кемнән яки нәрсәдән башка, кемгә яки нәрсәгә иш, өстәмә буларак 2. Норма, нәүбәт, план, чират, штат һ. б. ш. сүзләр белән килгәндә, эш-хәрәкәтнең шул сүзләр белдергән күләмнән арттырылганлыгын, өстәлгәнлеген аңлату өчен кулл. "Гадәт, чама, чик" һ. б. ш. сүзләр белән килеп, берәр нәрсәнең яки сыйфатның гадәти нормада булмавын белдерә 3. Кем яки нәрсә катнашыннан башка 4. "Класс, мәктәп" һ. б. ш. сүзләр белән килеп, берәр эшнең шул сүзләр белдергән урыннан читтә, башка урында яки башка вакытта үтәлүен аңлата
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.